Заманның экологик проблемаларын Арча укучылары студентларның һәм мәктәп укучыларының “Фән һәм без” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында тикшерде. Актуаль мәсьәләләр - әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, табигый ресурсларны рациональ файдаланмау, легаль булмаган чүплекләр барлыкка килү. Яшь эзләнүчеләр әйләнә-тирә мохит турында докладлар гына ясап калмады, ә экологик проблемаларны хәл итү юлларын да тәкъдим итте. “Экологиянең глобаль проблемалары – без хәл итә ала торган барлык зур булмаган проблемаларның тупламасы ул. Әгәр безнең һәркайсыбыз фантикны чүп савытына илтеп салса, агачлар һәм чәчәкләр утыртса, җимлекләр һәм сыерчык оялары ясаса, әйләнә-тирә мохит проблемалары үзеннән-үзе хәл ителә алыр. Шуңа күрә бөтен кешегә үрнәк тәртип күрсәтергә, үзеңнән башларга кирәк”, - диде конференциядә катнашучылар. Яшь эзләнүчеләрнең эшен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре бәяләде. “Бөтен фәнни-гамәли эшләр актуальлекләре һәм яңалыклары белән аерылып тора иде. Аларның һәркайсының үзенчәлеге бар. Аермаларына карамастан, алар барысы да бер максатка юнәлтелгән: табигатьне саклау мәсьәләләрен хәл итү”, - дип билгеләде экологлар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте