“Иң актив мәктәп” шәһәр конкурсы җиңүчеләре исемнәре билгеле булды. Казанда “яшел фитнес” социаль-спорт хәрәкәте тарафыннан оештырылган экологик конкурсның килеп катнаша торган этабы узды. Читтән торып үткәрелгән этап мероприятиеләрендә иң актив катнашкан 11 команда КДАТУның “Строитель” спорт комплексында үзләренең финал чыгышларын тәкъдим итү өчен җыелды.
Читтән торып уздырылган этапта укучылар үзләренең мәктәпләрендә экологик акцияләр һәм мероприятиеләр үткәрделәр. Ике ай эшләү чорында балалар мәктәп яны территориясен чүптән чистарттылар, макулатура җыйдылар, экологик проектлар эшләделәр, кече яшьтәге укучылар өчен экологик дәресләр үткәрделәр. Татарстан Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Саферова балаларның экологик белем дәрәҗәсенең яхшы булуын билгеләде һәм башланган эшне ЭКОяз-2017 акциясе кысаларында дәвам итәргә тәкъдим итте. “Санитар-экологик икеайлык чорында сез көчләрегезне берләштерә һәм шундый экологик мероприятиеләр үткәрә аласыз. Иң активлар конкурсның ЭКОмәктәп номинациясендә кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. Быел тагын бер конкурс - “Татарстан Республикасының 100 яшел почмагы” өстәлде, аның кысаларында иң актив мәктәпләр үзләренең территорияләре өчен утырту материаллары алачак, бу өстәмә җәмәгать урыннары барлыкка китерәчәк”, - диде Экология министрлыгы белгече.
Казанның “Иң актив мәктәбе” исемен 54нче мәктәп командасы алды. Нәкъ менә 54нче мәктәп укучылары табигать саклау мероприятиеләрен иң күп санда үткәрде, уникаль экологик проектлар эшләде һәм матур иҗади номерлар күрсәтте. Икенче урынны 161нче мәктәп командасы яулады, ә өченче урынны 37нче гимназия алды. Җиңүчеләргә приз итеп “Иң яхшы мәктәп – Казан” кубогын, Татарстан Республикасының Экология министрлыгы бүләкләрен һәм башка кыйммәтле призлар бирделәр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте