Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Мәскәү шәһәре Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты киңәйтелгән Коллегиясенең “2011 елда Мәскәү шәһәрендә әйләнә-тирә мохит торышы һәм 2012 елга бурычлар турында” утырышында катнашты.
Якшәмбе 12 нче февраль көнне Татарстан башкаласы Казанда массакүләм Бөтенроссия чаңгы ярышы «Россия чаңгы юлы-2012» булып узды.
Бу ярыш сөючеләр өчен массакүләм спорт төре инде 30 нчы тапкыр үткәрелә. Быел бу ярышларда 22 мең Татарстанлы катнашты. Бу массакүләм чаңгы ярышларында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белән бер рәттән аның хезмәткәрләре дә актив катнаштылар. Массакүләм чаңгы ярышында министрлыкның үзәк аппаратында эшләүче 60 ка якын хезмәткәр үзләренең гаиләләре белән ярышларда катнаштылар.
Бүген IT-паркта, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының “Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2011 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычлары” дигән коллегия утырышы узды.
25 гыйнварда “Экологик лаборатория” фәнни-җитештерү экологик үзәге Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министырлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе ярдәме белән Яр Чаллы мәктәпләре арасында үткәрелә торган “Кәгазьгә – икенче гомер” дигән акциягә нәтиҗә ясады.
Бүген министр Артём Сидоров - Әлмәт муниципаль районы буенча куратор, Әлмәт шәһәрендә “Көнбатыш капка” дигән микрорайонда социаль ипотека буенча корылган 120 фатирлы ун катлы яңа йортка урнаштыру тантанасында катнашты.
2011 ел нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасы хакимияте башкарма органының иң яхшы сайты” номинациясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министырлыгы сайты 1-нче урынны алды. Сайтларны бәяләү йөзәрләгән параметр буенча үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгында 2013 елда Казанда үткәреләчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада санитар-эпидемиологик күзәтчелегендә булырга тиешле һава атмосферасын, җир һәм эчәргә яраклы суны иң күп пычратуларны сайлап алуны нигезләүче Халык сәламәтлеген хәвеф-хәтәрләрдән саклаучы медик-профилактика технологияләре белән идарә итүче Федераль фәнни үзәгенең (Пермь шәһәре) фәнни-тикшеренү эшләрен башкару мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министырлыгы шәһәр халкыннан алынган файдаланылган энергияне саклый торган лампалар, көнкүреш техникасын, оргтехника һәм приборларны үтильләштерүне Казан шәһәрендә оештыру буенча проектны тормашка ашыруны тәмамлады.
Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгында «Иң яхшы экологик проект” конкурсына йомгак ясалды.
23 декабрьдә Түбән Кама “Экологик үзәге”ндә Кама аръягы территориаль идарәсе, Түбән Кама Әйләнә-тирә мохит бүлеге бергәләшеп экологик акция, форумнарда, конкурсларда катнашучы аеруча талантлы балалар МОУ “Экологик- биология үзәге” балалары өчен Экологик Яңа ел бәйрәме үткәрделәр.