Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгында «Иң яхшы экологик проект” конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста мәгариф, мәдәният, социаль, сәламәтлекне саклау учреждениеләре, иҗтимагый, дини оешмалары вәкилләре катнашты.
Конкурсның төп максаты:
- Татарстан Республикасында яшәүче кешеләрнең экологик культурасын һәм белемен үстерү;
- дәүләт, мәгариф, мәдәният, гыйльми социаль, сәламәтлекне саклау учреждениеләрендә, иҗтимагый, дини оешмаларда экологик белем бирү дәрәҗәсен күтәрү, тотрыклы фикер тарату;
- экология буенча Татарстан Республикасы халкында актив гражданлык позициясен формалаштыру;
- экологик хәрәкәтне үстерү проблемасын волонтерлар һәм башка оешмалар белән берлектә әйләнә-тирәдәге мохитны саклау өлкәсендә үзара ярдәм механизмын киң җәелдерү;
- барлык учреждениеләрнең, масса-күләм экологик белем һәм җирле халык тәрбияләүнең уңай нәтиҗәсен киң жәелдерергә.
Иң яхшы проект авторларына дипломнар тапшырылды һәм акчалата сертификатлар бирелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте