Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгында министр Артём Сидоров җитәкчелегендә һәм Татарстан Республикасы Ведомствоара экологик куркынычсызлыгы, табигатьне файдалану, санитар-эпидемиологик иминлек комиссиясе берләштерелгән утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, министрлык каршындагы иҗтимагый Советның йомгаклау утырышы булып үтте. Утырыш иҗтимагый Совет рәисе Анатолий Щеповских, министрлыкның беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашында уздырды.
17 декабрьдә Яшел Үзән шәһәре “Маяк” спорт комплексында Спартакиада уеннары чаңгы шуу белән төгәлләнде. Йөгерүдә Татарстан Республикасы дәүләт органнарының, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы аппарат хезмәткәрләре актив катнашты.
Экологик тәрбия һәм белем бирү нигезендә үсеп килә торган буынга Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министырлыгы Төньяк территориаль идарәсе булышлыгында 15 декабрьдә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы МДОУ Арча шәһәре 2-нче номерлы балалар бакчасында табигый байлыкларны саклауга, Яңа елны каршылауга туры китереп “Кар бөртеген дустыңа бүләк ит” дигән чара үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Куйбышев сусаклагычындагы Идел елгасы, Куйбышев сусаклагычына Каспий кушылган урынгача йогынты норматив документлары проектын” булдыру буенча җәмгыять тыңлаулары үтте.
Бүген “Казан ярминкәсе”ндә “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” XII халыкара симпозиумы нигезендә “Экологик кооперация - энергияне саклау технологиясе, табигать байлыклары белән файдалану һәм әйләнә-тирәдәге мохитны саклау” конференциясе узды.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артём Сидоров “Энергия, ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” XII халыкара симпозиумында. “Энергетика. Ресурсларны саклау” махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашты.
Әлмәт гомумшәһәр киңәшмәсендә, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк –Көнчыгыш территориаль идарә башлыгы Рамил Низамов 2011 елда башкарган эшләре һәм киләсе ел бурычлары турында ассызыклап үтте.
Технопарк өлкә технология ΙΤ-паркында ТР Президенты Р.Н. Миннеханов катнашында, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артём Сидоров катнашында 2011ел - республика яшьләр Форумының финал этабы үтте.
Әлмәт шәһәре “Нефтьче”ләр культура йортында министрлыкның әйләнә-тирә мохитны саклау буенча министр урынбасары Андрей Калайда катнашында һәм милли ООН хезмәттәшлеге (ЮНИДО) эксперты, Рәссәйнең атказанган экологы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министырлыгы каршындагы иҗтимагый Совет рәисе Анатолий Щеповских җитәкчелегендә күчмә утырышы узды.