Бүген IT-паркта, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының “Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2011 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычлары” дигән коллегия утырышы узды.
Утырышта шулай ук Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры киңәшчесе Морат Кәримов, РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология иминлеге өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу Департаменты директоры Светлана Юрманова, Федераль су ресурслары агентлыгының Түбән Идел бассейны су идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзасы Фатыйх Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
ТР экология һм табигый байлыклар министры Артем Сидров төп доклад белән чыгыш ясады. Анда ул Министрлыкның 2011 елдагы эшенә нәтиҗәләр чыгарды һәм 2012 елга билгеләнгән бурычлар турында сөйләде.
Министрлык каршында торган өстенлекле бурычлар итеп түбәндәгеләр билгеләнде:
Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитенә тискәре йогынты дәрәҗәсен киметү;
дәүләт экология контроле нәтиҗәлелеген көчәйтү һәм арттыру;
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясенең тиешле санитар-экологик торышын тәэмин итү;
Казан шәһәрендә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек чорында экологик иминлекне тәэмин итү;
Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә республиканың эре сәнәгать предприятиеләре һәм муниципаль берәмлекләренең программалы эшчәнлеген активлаштыру;
зур экологик нәтиҗә бирә торган чараларны гамәлгә ашыруга финанслар җәлеп итү;
Татарстан Республикасы халкының экологик культурасын күтәрү, массакүләм табигать саклау акцияләрендә катнашуга республиканың мөмкин кадәр күбрәк кешесен җәлеп итү.
Министр, 2010 ел белән чагыштырганда, былтыр күп кенә юнәлешләр буенча күрсәткечләр яхшыртылды, дип билгеләп үтте. Аерым алганда, атмосфера һавасына чыгарыла торган зарарлы матдәләр күләме 15,4 мең тоннага (2,7 %), өске су объектларына агызыла торган зарарлы матдәләр күләме 7 мең тоннага (7,8 %) кимегән, калдыкларны сортларга аеру һәм аларның арткы өлешен пресслау хисабына, каты көнкүреш калдыкларын полигоннарда күмдерү күләме 362 мең куб. метрга (14 %) азайган. Нәтиҗәдә, 2 млн 137 мең сумлык экологик зыян килүгә юл куелмаган.
Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры киңәшчесе Морат Кәримов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан Республикасында контрольнең нәтиҗәлелек күрсәткечләре шактый арткан: тикшерүләр һәм кагыйдә бозу очраклары саны күбәйгән, шулай ук кагыйдә бозуларга каршы көрәшнең административ штрафлар һәм судка мөрәҗәгать итү кебек чаралары активрак кулланыла.
Йомгаклау сүзендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Министрлык эшчәнлегенң уңай нәтиҗәләрен ассызыклап үтте. 2011 елда аның иң мөһим юнәлешләреннән берсе республиканың эре сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек булган. Өстенлекле бурычлар арасында Илдар Халиков санкцияләнмәгән чүплекләргә каршы көрәшне һәм мониторинг системасын алга таба да камилләштерүне атады. Моның өчен, Премьер-министр сүзләренчә, Татарстанның экология картасын төзергә һәм пилотсыз очу аппаратларын актив кулланырга кирәк. Илдар Халиков бүген коллегиядә тәгаенләгән барлык бурычлар уңышлы үтәлер, дигән ышанычын белдерде.