Бүген министр Артём Сидоров - Әлмәт муниципаль районы буенча куратор, Әлмәт шәһәрендә “Көнбатыш капка” дигән микрорайонда социаль ипотека буенча корылган 120 фатирлы ун катлы яңа йортка урнаштыру тантанасында катнашты.
Бу йортта күбесенчә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук инвалидлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, күп балалы, инвалид балалары булган гаиләләр, әтисез һәм әнисез калган ятим балалар фатир алды.
Артём Сидоров үзенең чыгышында үткән елда 2,4 млн. квадрат метр торак кертелгән, шуның 600 мең. квадрат метры социаль ипотека буенча корылганын әйтте. Үз чыгышында шулай ук “Татнефть” ААҖ (ачык акционерлар җәмгыяте) җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. 2012 елда да “Татнефть” ААҖ заказы буенча Әлмәттә социаль ипотека буенча өч күпфатирлы торак йорт төзелеше планлаштырыла.
Шулай ук тәбрикләү сүзе белән Әлмәт муниципаль районы җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Мәҗит Салихов чыгыш ясады.