23 декабрьдә Түбән Кама “Экологик үзәге”ндә Кама аръягы территориаль идарәсе, Түбән Кама Әйләнә-тирә мохит бүлеге бергәләшеп экологик акция, форумнарда, конкурсларда катнашучы аеруча талантлы балалар МОУ “Экологик- биология үзәге” балалары өчен Экологик Яңа ел бәйрәме үткәрделәр.
Бәйрәмдә балаларга сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр, тамашада туган як табигатен өйрәнү, аны саклау һәм аңа сакчыл мөнәсәбәт, кеше өчен әһәмияте турында сөйләделәр.
Бәйрәм ахырында 100 балага Яңа ел бүләкләре, ә “Экологик үзәк”кә яктылык микроскопы тапшырдылар.
Кама аръягы территориаль идарә матбугаты буенча.
Министрлыкның матбугат хезмәте