Кәгазьгә – икенче гомер

2012 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

25 гыйнварда “Экологик лаборатория” фәнни-җитештерү экологик үзәге Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министырлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе ярдәме белән Яр Чаллы мәктәпләре арасында үткәрелә торган “Кәгазьгә – икенче гомер” дигән акциягә нәтиҗә ясады.
Акциядә 41 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. 2010-2011 уку елы дәверендә 60 мәктәп укучыларыннан 250 тоннага якын макулатура җыелган, алдагы елгыдан 25 тоннага артык. Бу якынча 2500 агачның гомерен саклап калу дигән сүз.
“Макулатура тапшыруның гомуми саны буенча иң якшы мәктәп” номинациясе буенча 23нче УБМ, ә 300чә укучы укыган мәктәпләр арасында “Макулатура тапшыруның гомуми иң яхшы мәктәп” 80нче УБМ җиңеп чыкты.
Министырлыкның Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Айрат Насыбуллин һәм “Экологик лаборатория” фәнни- җитештерү экологик үзәге директоры Александр Уросов җиңүчеләргә грамоталар, акчалата призлар шулай ук экология һәм табигый байлыкларны файдалану буенча китаплар тапшырдылар. Җиңүчеләрне бүләкләү 2011-2012 уку елларына “Кәгазьгә – икенче гомер” акциясенә яңа старт бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International