Казанны чиста саклап калыйк

2012 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

 

     Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министырлыгы шәһәр халкыннан алынган файдаланылган энергияне саклый торган лампалар, көнкүреш техникасын, оргтехника һәм приборларны үтильләштерүне Казан шәһәрендә оештыру буенча проектны тормашка ашыруны  тәмамлады.

     Норматив документ таләпләренә туры китереп җиһазлаштырылган, шул исәптән махсуслаштырылган торак миллекләре ширкәтләре (ТСЖ) территорияләрендә, халыктан файдаланылгын терекөмеш кушылгын энергияне саклый торган лампалар, көнкүреш техникасын, оргтехника һәм приборларны җыя торган 5 стационар һәм 2 күчмә түләүсез кабул итү пунктлары эшләде.

     Башкарылган эш нәтиҗәсендә соңыннан үтильләштерү өчен махсуслаштырылган оешмаларга  тапшыру максаты белән халыктан 5,095 мең берәмлек энергияне саклый торган һәм терекөмеш кушылгын лампа, 259 берәмлек файдаланылган оргтехника һәм электр приборлары, 211 берәмлек көнкүреш техникасы җыелды.

     Проект кысаларында шәһәр халкы арасынды файдаланылган терекөмеш кушылган лампалырның экологик куркынычы һәм мондый ише калдыклар белән куркынычсыз куллану ысулларын аңлата торган реклама- мәгърифәтчелек чаралары узды.

     Проектны тормышка ашыру нәтиҗәләре Татарстанда санитария-гигиена һәм табигатьне саклау закончалыгы тәртипләренә тәңгәл китереп халыктан файдаланылгын энергия саклый торган терекөмеш кушылгын лампалар, көнкүреш техникасын, оргтехника һәм приборларны кабул итү челтәрен оештыру нигезендә көйләнгән эш принципларын, структурасын һәм тәртибен нигезләргә, шулай ук ТР халкыннан югарыда санап киткән төр калдыкларны җыю системасын җәелдерү буенча беренче чиратта узучы чаралар планын эшләргә мөмкинлек бирә.

 

Министрлыкның матбугат хезмәте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International