Казанда «Россия чаңгы юлы-2012» чаңгы ярышлары булып узды

2012 елның 13 феврале, дүшәмбе

Якшәмбе 12 нче февраль көнне Татарстан башкаласы Казанда массакүләм Бөтенроссия чаңгы ярышы «Россия чаңгы юлы-2012» булып узды.
Бу ярыш сөючеләр өчен массакүләм спорт төре инде 30 нчы тапкыр үткәрелә. Быел бу ярышларда 22 мең Татарстанлы катнашты. Бу массакүләм чаңгы ярышларында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белән бер рәттән аның хезмәткәрләре дә актив катнаштылар. Массакүләм чаңгы ярышында министрлыкның үзәк аппаратында эшләүче 60 ка якын хезмәткәр үзләренең гаиләләре белән ярышларда катнаштылар.
Әлеге спорт төре Татарстан халкы арасынды бик популяр, хәтта 20 градус салкын булуга карамастан да ярышта катнашучылар белән бергә актив ял итү һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар да килгән иде.
Ярышлар барлык мәйданнарда да күңел ачу чаралары, кайнар чәйләр эчү һәм төрле конкурс уеннары белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International