Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгында 2013 елда Казанда үткәреләчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада санитар-эпидемиологик күзәтчелегендә булырга тиешле һава атмосферасын, җир һәм эчәргә яраклы суны иң күп пычратуларны сайлап алуны нигезләүче Халык сәламәтлеген хәвеф-хәтәрләрдән саклаучы медик-профилактика технологияләре белән идарә итүче Федераль фәнни үзәгенең (Пермь шәһәре) фәнни-тикшеренү эшләрен башкару мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.
Төп доклад белән үзәкнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, б.ф.д., профессор Ирина Май чыгыш ясады. Ул шушы тематика буенча эш планын һәм концепциясен аңлатып бирде.
Эшлекле киңәшмәдә Халык сәламәтлеген хәвеф-хәтәләрдән саклаучы медик-профилактика технологияләре белән идарә итүче Федераль фәнни үзәге (Пермь шәһәре), Кулланучылар хокукларын яклау һәм иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, Татарстан Республикасы (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге сәламәтлек саклау бюджет федераль учреждениясе, “Эко М” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыят, Казан (Идел буе) Федераль Университетның Экология һәм география институты вәкилләре катнашты.