Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Артем Сидоров рәислегендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды.
29 мартта Чаллының 1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе теләктәшлегендә 1-4 сыйныф укучылары әзерләгән тикшеренү һәм проект эшләренең “Мин дөньяны танып беләм” дигән I республика конкурсы үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров рәислегендә, видеоконференция режимында Татарстан Республикасында Экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиология иминлеге буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы адресына Казан шәһәренең Идел буе районы Лебедев урамы, 18 йортта урнашкан “ДорСтрой Казань” ҖЧҖ АБЗның асфальт изү җайланмаларыннан чыккан зарарлы матдәләренең атмосфера һавасын пычратуы хакында күп мәртәбәләр халыктан дәгъвалар алынды.
27 мартта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында ведомствоның Фәнни-техник советы киңәйтелгән утырышы узды. Көн тәртибендә “Спортның су төрләре сараеннан алып “Миллениум” күперенә кадәрге участокта Казансу елгасының уң як ярында 2013 елгы Универсиаданың табигый-спорт паркын төзү турындагы” мәсьәлә чыгарылды. Чарада экология министры Артем Сидоров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык үткәрү чорында табигать саклау хезмәтләренең яңа эш алымнары турында” дип аталган брифингта катнашты. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узды.
Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров санитар-экологик чистарту ике айлыгы кысаларында хезмәттәшлек буенча иҗтимагый экология оешмалары активистлары белән чираттагы киңәшмәне уздырды.
Ел саен мартның соңгы шимбәсендә бөтен дөньяда миллионлаган кешеләр бер сәгатькә утларын сүндерә, чөнки алар өчен Җир планетасының киләчәге бик мөһим. Җир сәгате - табигатькә сакчыл караш, планетабызның чикләнгән күләмдәге ресурслары турында кайгырту билгесе, климатны саклау буенча кискен чаралар күрүгә иҗтимагый өндәмә ул.
24 мартта Татарстанда, республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы теләктәшлегендә, макулатура җыю буенча “Эшкәртү шимбәсе” (“Субботка-переработка”) бөтенроссия акциясе узачак. Акциянең инициаторы һәм оештыручысы - ЭКА хәрәкәте.
Әлмәт шәһәренең 3нче мәктәбендә “Су ресурсларын саклау көне” кысаларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе, “Әлмәт муниципаль районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты” муниципаль бюджет учреждениесе, Әлмәт шәһәре Мәгариф идарәсе теләктәшлегендә, укучылар өчен “Белем бирү процессында укучыларның экологик культурасын үстерү” темасына конференция оештырылды.