Фәнни-техник советның киңәйтелгән утырышы

2012 елның 28 марты, чәршәмбе

27 мартта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында ведомствоның Фәнни-техник советы киңәйтелгән утырышы узды. Көн тәртибендә “Спортның су төрләре сараеннан алып “Миллениум” күперенә кадәрге участокта Казансу елгасының уң як ярында 2013 елгы Универсиаданың табигый-спорт  паркын төзү турындагы” мәсьәлә чыгарылды. Чарада экология министры Артем Сидоров катнашты.

Киңәйтелгән утырышта катнашырга шулай ук республиканың бу мәсьәлә белән кызыксынган башка министрлыклары һәм ведомстволары, Казансу елгасының уң як ярында Универсиада паркы һәм табигый-рекреация зонасы концепциясен эшләүчеләр, иҗтимагый оешма вәкилләре, республиканың әйдәп баручы фәнни учреждениеләре экспертлары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.

Утырышта расланган проект документлары карарлары нигезендә бу территорияне үстерү, Куйбышев сусаклагычы терәгендә булган территорияне яклау зарарлыгын исәпкә алып, ярларны язгы ташу суларына каршы ныгыту эшләрен башкару турында докладлар тыңланды. Министрлыкның фәнни-техник советы әгъзалары һәм чакырылган кешеләр игътибарына Казансу елгасының уң як ярында Универсиада паркы һәм табигый-рекреация зонасы концепциясе тәкъдим ителде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча, министрлыкның фәнни-техник советы әгъзалары, Казансу елгасының уң як ярын ныгыту белән бергә, парк зонасын төзү зарурлыгын хуплады. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән үсемлек төрләрен саклау максатыннан, фәнни-техник совет әгъзаларына Татарстан Республикасы территориясендә республика Кызыл китабына кертелгән үсемлек төрләре популяцияләре таралу ареалларын киңәйтен өйрәнүне оештыру, әлеге төрләрнең популяцияләрен өйрәнү буенча фәнни-методик үзәк төзү һәм киләчәктә тарихи күзлектән гадәти табигый мохиткә тарату рекомендацияләре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International