Коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы

2012 елның 2 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Артем Сидоров рәислегендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды:
1. 2011 елда табигатьне саклау эшчәнлегенә федераль һәм республика бюджетыннан бүленгән акчаларны тоту турында.
2. Министрлыкның вазифаи затлары эшчәнлегендә коррупция күренешләре турында массакүләм мәгълүмат чараларында, Интернетта, шулай ук гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә урын алган мәгълүматларның мониторинг нәтиҗәләре турында.
3. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсенең “Дәүләт, муниципаль хезмәт һәм коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешен анализлау турында”гы мәгълүматын тикшерү.
4. Төньяк территориаль идарәдә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында.
Утырыш эшендә коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия әгъзалары, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм территориаль идарә башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International