29 мартта Чаллының 1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе теләктәшлегендә 1-4 сыйныф укучылары әзерләгән тикшеренү һәм проект эшләренең “Мин дөньяны танып беләм” дигән I республика конкурсы үткәрелде.
Конференция ике этапта узды: читтән торып оештырылган этапка республиканың 37 торак пунктыннан 280 эш тәкъдим ителде, шулар арасыннан 170 эш турыдан-туры этапка күчте.
Конкурсның икенче этабында ТРның 25 торак пунктыннан 321 кеше катнашты. Бәйгедә катнашучылар Татарстан Республикасының 76 мәгариф учреждениесе данын яклады, шул исәптән 19ы - Чаллы мәктәпләреннән һәм 57се башка шәһәр һәм районнардан килгән иде.
“Экология” секциясенә аеруча зур санда эшләр җибәрелгән, шул сәбәпле бу юнәлеш буенча 4 секция эшләде: “Гомуми экология, кеше сәламәтлеге”, “Экология: җансыз табигать объектлары һәм күренешләре”, “Экология: үсемлекләр”, “Экология: кошлар, хайваннар”.
“Экология” секциясендә җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсеннән бүләкләр тапшырылды.
Чулман буе территориаль идарәсе материаллары буенча.