“ДорСтрой Казань” ҖЧҖ

2012 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы адресына Казан шәһәренең Идел буе районы Лебедев урамы, 18 йортта урнашкан “ДорСтрой Казань” ҖЧҖ АБЗның асфальт изү җайланмаларыннан чыккан зарарлы матдәләренең атмосфера һавасын пычратуы хакында күп мәртәбәләр халыктан дәгъвалар алынды.

Экология торышын савыктыру максатларында, предприятие тарафыннан, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы катнашында табигатьне саклау чаралары планы эшләнгән. Ул 2012 елда асфальт изү җайланмаларын Лебедев, 18 адресы буенча урнашкан торак зонадан Северо-Западная, 16а урамындагы сәнәгать зонасындагы икенче җитештерү мәйданчыгына күчерүне күздә тота. 2012 елның 23 мартында Министрлык белән “ДорСтрой Казан” ҖЧҖ арасында 2012 елга табигать саклау чаралары планын озата бару буенча ике яклы килешү имзаланды.

Күрсәтелгән план нигезендә, “ДорСтрой Казань” ҖЧҖ Лебедев ур., 18дә урнашкан җитештерү мәйданчыгында технологик җиһазларны сүтү һәм аны Северо-Западная, 16а адресына күчерү буенча этаплы эшләрне башлаган.

2012 елның IV кварталында предприятие соңгы ДС-168 асфальт изү җайланмасын икенче мәйданчыкка күчерергә планлаштыра, бу Лебедев ур., 18 адресы буенча урнашкан сәнәгать мәйданчыгына атмосфера һавасын бүтән пычратмаска һәм шул рәвешчә Казан шәһәренең экологик торышын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Предприятие чыганакларыннан пычраткыч матдәләр күләмен ай саен үлчәү белән бергә, югарыда аталган планны гамәлгә ашыру Министрлыкның аерым күзәтчелегендә тора.

Атмосфера һавасын саклау бүлеге материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International