ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры, Әлмәт муниципаль районы кураторы Артем Сидоров Әлмәт шәһәрендә булып, Ленин урамындагы “Панорама” сәүдә үзәге янындагы парковканы ачуда катнашты, шулай ук торак йортларга капиталь ремонт объектларын карады.
12 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Республика Яшьләр форумының “Тормыш куркынычсызлыгы” секциясе кысаларында, “Экология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы” дигән темага Түгәрәк өстәл үткәреләчәк.
Россия Федерациясенең Энергетика министрлыгында, халыкара вәкилләр катнашы белән, “Яшел технологияләр – климат үзгәрү проблемаларын чишүгә һәм әйләнә­-тирәлекне саклауга юл” бөтенроссия конференциясе булып узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Экологик дәүләт экспертизасы һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе башлыгы Рәйсә Шаһидуллина да катнашты.

8
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
  Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Саф су” III халыкара форумы кысаларында Су ресурслары федераль агентлыгы оештырган “Су ресурслары белән нәтиҗәле идарә: проблемалар, бурычлар, чишелеш юллары” түгәрәк өстәле утырышында катнашты. Утырышны Россия Фәннәр Академиясенең Су проблемалары институты директоры Виктор Данилов-Данильян, Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Марина Селивестрова һәм Җитештерү көчләрен өйрәнү советы рәисе урынбасары, Табигатьтән файдалану һәм экология проблемалары бүлекчәсе җитәкчесе Анатолий Шевчук алып барды.

2
ноябрь, 2012 ел
җомга
31 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр “Идел” Яшьләр үзәге базасында Республика яшьләренең Беренче экологик форумы “Экодулкын” булып узды. Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Андрей Калайда, балаларның, студентларның һәм яшьләрнең экологик юнәлешле җәмәгать оешмалары, дәүләт власте органнары вәкилләре, җәмәгать һәм фән эшлеклеләре катнашты.
Чаллы шәһәренең 25нче мәктәбе базасындагы 4нче экологик-биологик балалар үзәгендә, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, “Түбән Кама” милли паркы һәм “Технология-Эко” ҖЧҖ ярдәме белән, мәктәп балаларының “Экология, шәһәр һәм без” дип аталган XVI Региональ фәнни-практик экология конференциясе уздырылды.

1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсенең Махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе (СИАК) базасында “Мәктәбемнең саулыгы” (мәктәп экологик күзәтчелеге) проектын тормышка ашыру буенча өйрәнү семинары булып узды.

30
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясенең табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской Әлмәт шәһәрендә, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов белән очрашуда булды.

Бүген Татарстан Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы булып узды. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан анда Җир асты байлыкларыннан файдалану бәйләнешләрен көйләү идарәсе башлыгы Радик Гайнетдинов катнашты.

29
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстанга эш визиты белән Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм башка рәсми затлар каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International