Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының Әлмәт шәһәренә эш визиты

2012 елның 9 ноябре, җомга
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры, Әлмәт муниципаль районы кураторы Артем Сидоров Әлмәт шәһәрендә булып, Ленин урамындагы “Панорама” сәүдә үзәге янындагы парковканы ачуда катнашты, шулай ук торак йортларга капиталь ремонт объектларын карады.
Парковканы ачуда шулай ук Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖнең кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, кураторлар, төзүчеләр һәм шәһәр халкы катнашты.
Ике катлы түләүсез парковка 300 машинага исәпләнгән һәм “Панорама” сәүдә үзәгенә, “Нефтьче” мәдәният сараена килүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Объект “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдиновның шәхси башлангычы буенча төзелде.
Эш визиты кысаларында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров капиталь ремонт үткәрелгән йортларны карады, аларда торучыларны борчыган нәрсәләр турында сөйләште. Министр шулай ук торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, подъездларның торышы, йорт яны территорияләренең төзеклеге, исәп приборлары буенча хак куюлар һәм исәпләшүләр, зарланулар буенча кире бәйләнешнең булуы, бердәм исәп-хисап үзәгенең эшеннән канәгатьлек, белешмәләрнең ЭТИС электрон мәйданчыгында бирелүе белән кызыксынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International