Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы булып узды. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан анда Җир асты байлыкларыннан файдалану бәйләнешләрен көйләү идарәсе башлыгы Радик Гайнетдинов катнашты.
Утырышның көн тәртибенә шундый мәсьәләләр кертелгән иде:
1. “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы” № 5417-4 Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).
2. “Татарстан Республикасының Экологик кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
3. Россия Федерациясе субъектларының закон чыгаручы (вәкаләтле) дәүләт хакимияте органнарының федераль закон проектлары, закон чыгару башлангычлары һәм мөрәҗәгатьләре турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International