Кама буе территориаль идарәсендә мәктәп балаларының “Экология, шәһәр һәм без” конференциясе

2012 елның 2 ноябре, җомга
Чаллы шәһәренең 25нче мәктәбе базасындагы 4нче экологик-биологик балалар үзәгендә, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, “Түбән Кама” милли паркы һәм “Технология-Эко” ҖЧҖ ярдәме белән, мәктәп балаларының “Экология, шәһәр һәм без” дип аталган XVI Региональ фәнни-практик экология конференциясе уздырылды.
Бу чара шәһәрдә һәм төбәктә экологик хәрәкәтне активлаштыру, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге һәм табигый даирә предметларын өйрәнү белән кызыксынучы укучылар арасында әйләнә-тирәлекне өйрәнү һәм саклау буенча тәҗрибә уртаклашу максатларында үткәрелде.
Конференциядә мәктәп балаларының 2011/2012 уку елларындагы өйрәнү-тикшеренү эшчәнлегенә йомгаклар ясалды. Анда Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш шәһәрләренең, Түбән Кама, Тукай районнарының мәгариф оешмаларыннан килгән балалар катнашты. Тикшеренү эшләре Чаллы шәһәренең 25 мәгариф оешмасында укучылар тарафыннан тапшырылды.
Конференциянең эше 6 секциядә узды:
– “Үсемлекләр экологиясе”;
– “Территорияләрне экологик тикшерү”;
– “Экология һәм сәламәтлек”;
– “Сулыклар экологиясе”;
– “Яшь тикшеренүче”;
– “Шәһәр экологиясе”.
Конференциядә катнашучылар өчен Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе тарафыннан “Чисталык дәресе” фильмын карау оештырылды.
Конференция кысаларында барлыгы 52 эш тыңланды.
Лауреатларга һәм призерларга 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар һәм призлар бүләк ителде.

Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International