“Яшел технологияләр – климат үзгәрү проблемаларын чишүгә һәм әйләнә-тирәлекне саклауга юл” конференциясе

2012 елның 9 ноябре, җомга
Россия Федерациясенең Энергетика министрлыгында, халыкара вәкилләр катнашы белән, “Яшел технологияләр – климат үзгәрү проблемаларын чишүгә һәм әйләнә­-тирәлекне саклауга юл” бөтенроссия конференциясе булып узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Экологик дәүләт экспертизасы һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе башлыгы Рәйсә Шаһидуллина да катнашты.
Конференциянең максаты булып экономик эшчәнлекнең барлык секторларына климатка антропоген йогынтыны йомшартуда һәм әйләнә-тирәлекне саклауда күпьяклы нәтиҗәләр бирергә сәләтле “яшел” технологияләр иңдерү юлы белән глобаль экологик проблемалары чишүнең оптималь стратегиясе мәсьәләләрен тикшерү торды.
Конференциядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Тотрыклы үсеш буенча “Рио+20” саммитында кабул ителгән карарлар яктылыгында Россия Федерациясенең тотрыклы үсеш стратегиясе.
2. Электр энергетикасының нәтиҗәлелеген күтәрү даирәсендәге дәүләт сәясәтенең көнүзәк бурычларын “Яшел” технологияләр иңдерү юлы белән чишү.
3. “Яшел “технологияләрне энергетикада, индустриядә, авыл хуҗалыгында, транспортта, торак-коммуналь хуҗалыкта һ.б.ларда иңдерүнең тармакларга хас үзенчәлекләре.
4. Табигатьтән бәрәкәтле файдалану һәм индустрия предприятиеләрен мөмкин булган иң яхшы технологияләрне куллану принцибына күчерү проблемалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International