Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской килде

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе
Бүген Татарстанга эш визиты белән Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Казанга эш визиты кысаларында Россия табигый байлыклар һәм экология министры Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңлеханов белән очрашты. Татарстан ягыннан анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты.
Очрашуда катнашучылар әйләнә-тирәлекне саклау, яңа технологияләр куллану аркылы табигатькә тискәре йогынтыны киметү, җир асты байлыкларыннан файдалану һ.б. мәсьәләләрне тикшерделәр.
Аннары Сергей Донской өчен Казан IT-паркын һәм “Электрон Хөкүмәт” проектын тәкъдим итү үткәрелде, аның кысаларында кунакларга “Дәүләт экологик күзәтчелеге”, законсыз чүп-чар ташлау урыннарына бердәм контроль һәм “Халык контроле” системаларының ничек эшләве күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International