Татарстанда Республика яшьләренең Беренче экологик форумы “Экодулкын” булып узды

2012 елның 2 ноябре, җомга
31 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр “Идел” Яшьләр үзәге базасында Республика яшьләренең Беренче экологик форумы “Экодулкын” булып узды. Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Андрей Калайда, балаларның, студентларның һәм яшьләрнең экологик юнәлешле җәмәгать оешмалары, дәүләт власте органнары вәкилләре, җәмәгать һәм фән эшлеклеләре катнашты.
Форумның программасына пленар утырыш, әңгәмә мәйданчыклары һәм мастер-класслар кертелгән иде.
Форум Татарстанның экологик хәрәкәтләрен яклау һәм үстерү, алар үткәрә торган, яшьләргә һәм тулаем халыкка экологик тәрбия бирүгә юнәлтелгән чараларның нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында уздырылды. Ул “Россиянең студент отрядлары” иҗтимагый яшьләр оешмасының Татарстан бүлекчәсе тарафыннан, Татарстан Дәүләт Советының Иҗтимагый яшьләр палатасы һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә оештырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International