“Экология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы” Түгәрәк өстәле

2012 елның 9 ноябре, җомга
12 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Республика Яшьләр форумының “Тормыш куркынычсызлыгы” секциясе кысаларында, “Экология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы” дигән темага Түгәрәк өстәл үткәреләчәк.
Түгәрәк өстәл эшендә “Тормыш куркынычсызлыгы” секциясенең “Экология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы” мәйданчыгы проектлары авторлары, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы хезмәткәрләре, яшьләрнең җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашачак.
Бу чара кысаларында “Экология. Мәдәният. Җәмгыять” фильмы күрсәтеләчәк, конкурс эшләрен тәкъдим итү һәм яклаулар, җиңүчеләрне бүләкләүләр булачак.

Белешмә өчен телефон:
Казан ш., 267-68-11
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International