Россия Федерациясенең табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәгенә барды
2012 елның 30 октябре, сишәмбе
Бүген Россия Федерациясенең табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской Әлмәт шәһәрендә, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов белән очрашуда булды. Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнашты. Эш визиты кысаларында җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре, үтә үзле нефть запасларын файдалану һәм вак нефть яткылыкларын файдалануны экономик стимуллау перспективалары каралды.
Сергей Донской шулай ук Татарстан Нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтының (Бөгелмә ш. ТатНИПИнефть) скважиналарны, коллекторларны һәм углеводородларны тикшерү бүлеге лабораториясен дә карады.