Казанның мәктәпкәчә яшьтәге инвалид балаларны социаль тернәкләндерү үзәге “Здравушка”да, “Экологик тернәкләндерү” проектын тормышка ашыру кысаларында, “Яз килде” дип аталган экологик белем бирү чарасы булып узды. “Экологик тернәкләндерү” проекты Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан 2005 елдан бирле тормышка ашырыла, ул Тернәкләндерү үзәге территориясендә мөмкинлеге чикләнгән балаларда, мәктәпкәчә оешмаларда һәм гомуми белем мәктәпләрендә укучыларда, микрорайонда яшәүчеләрдә экологик культура формалаштыруга ярдәм итә торган яңа экологик тирәлек формалары төзүгә юнәлтелгән.
25 апрельдә, республикада үткәрелә торган икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Казан базарларына пресс-рейд оештырды. Инспекторлар шәһәрнең Идел буе һәм Мәскәү базарларының санитар-экологик торышын тикшерделәр. Идел буе районында министрлык хезмәткәрләре калдыкларны җыю һәм саклау тәртибен бозуның берничә очрагын ачыклады. Шулай ук, аларның әйтүенчә, киоскларның һәм сәүдә мәйданнарының урнашуы экологик таләпләргә туры килми.