Бүген, Татарстанда үткәрелә торган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Горький тимер юлы территорияләре буйлап пресс-рейд үткәрелде. Тимер юл полосасының һәм якын-тирәдәге Казан шәһәре, Яшел Үзән һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләренең санитар торышын тикшереп узуда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Казан районара табигать саклау прокуратурасы белгечләре, Россия Табигать күзәтчелеге идарәсе, Горький тимер юлы хезмәткәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Түбән Камада Татарстанның экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган “Яшел трамвай” акциясе булып узды. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе оештырды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәләре инспекторларының эше, Казан һәм Чаллыдагы экологик рейдлар, терекөмешле энергия саклагыч һәм люминесцент лампаларны, батареяларны һәм терекөмешле медицина градусникларын системалы җыю һәм утильләштерү, – ДТРК “Татарстан” телеканалының “Экологик патруль” программасы кысаларында әнә шундый темалар яктыртылды.
Бүген Татарстан Республикасында Бөтендөнья Җир көненә багышланган чаралар булып узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан җәмәгатьчелек һәм уку йортлары вәкилләре белән очрашулар оештырылды. Министрлык башлангычы һәм “Горводзеленхоз” ярдәме белән Казанның ике уку йортында – 20нче гимназиядә һәм 5нче лицейда төзекләндерү һәм яшелләндерү акцияләре уздырылды.
Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында “Нәни Мисс Экология” номинациясе игълан ителде. Анда җиңүчеләр Елизавета Калайда һәм Юлия Гречнева булды. Дипломнарны һәм истәлекле призларны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова тапшырды.
Сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау буенча “Сыерчыклар кайтты” конкурсында җиңүчеләр ачыкланды. Йомгаклар 21 апрель көнне Максим Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында ясалды. Конкурста катнашу өчен 400дән артык эш тәкъдим ителгән иде, шуларның 20сен жюри әгъзалары җиңүче дип билгеләделәр. Иң яхшы сыерчык ояларының авторларына призлар һәм дипломнар бирелде. Жюри составында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Максидом” компаниясе вәкилләре иде.
Татарстанның Азнакай муниципаль районының “Алтын балык” балалар бакчасында Җир көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Мәктәпкәчә зур яшьтәге балалар тематик театраль тамаша әзерләгәннәр иде. Алар әйләнә-тирәлеккә сак карарга кирәклек, кешенең һәм табигатьнең үзара бәйләнгән булуы турындагы белемнәрен мавыктыргыч итеп күрсәттеләр.