Чүплек газыннан альтернатив энергия чыганагы буларак файдалану. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында булып узган киңәшмәдә каты коммуналь калдыкларны саклаганда барлыкка килә торган чүплек газын туплау һәм утильләштерү өчен полигон сайлау турында сөйләштеләр.
Утырышта ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Россиянең альтернатив энергия чыганакларыннан файдалануга махсуслашкан әйдәп баручы компанияләреннән вәкилләр, "Татнефть" ГАҖ белгечләре катнашты. Алар проектны гамәлгә ашыру, асылда, каты көнкүреш калдык полигоннарын дегазлаштыру системасын һәм биогаз җайланмаларын эшләү, төзү, эксплуатациягә кертү һәм аларга хезмәт күрсәтү хакында фикер алышты. "Чүп черү аркасында барлыкка килә һәм атмосфера һавасын пычрата торган чүплек газыннан автомобиль өчен ягулык сыйфатында яки электр энергиясе җитештерү максатында файдалану – прогрессив технология. Экология күзлегеннән чыгып караганда, аны республика территориясендә гамәлгә кертү экологик торышны алга таба яхшыртуның һәм халыкның яшәеш сыйфатын үстерүнең бәяләп бетергесез өлеше булачак", – дип билгеләде Рөстәм Камалов.
Хәзерге вакытта ТР табигать саклау ведомствосы белгечләре чүплек газының күләмен, сыйфатын һәм составын өйрәнә һәм аннан рациональ файдалану өлкәсендә иң оптималь чишелешләрне карый.
Теләге булган һәркем проектлар белән түбәндәге сылтама аша таныша ала: проект1, проект 2, проект 3, проект 4, проект 5, проект 6.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте