Элегрәк Кама буе идарәсе белгечләре Мамадыш районындагы “Южно-Отаркинское-3” ятмасында файдалы казылмалар чыгаручы “Дорожник” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде.
“Әйләнә-тирә мохитне саклау турында”гы закон буенча (no 7-ФЗ) I – III категория объектлары булган компанияләр, объект категориясенә карап, вәкаләтле федераль яисә төбәк органында дәүләт исәбенә куелырга тиеш.
Әмма бу очракта бу таләп игътибарсыз калдырылган.
Компаниягә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм объектны исәпкә кую турында кисәтү игълан ителде.