1 апрельдән 3 апрельгә кадәр “Казан Экспо”да “ЭНЕРГОПРОМ” Казан халыкара электр энергетикасы форумы уза.
“ЭНЕРГОПРОМ” форумы - электр энергетикасы өлкәсендә тармак үсешенең актуаль бурычларын хәл итүгә, шулай ук 2050 елга кадәр чорга Рәсәй Федерациясенең Энергетика стратегиясен гамәлгә ашыруга ярдәм итә торган алдынгы тармак мәйданчыгы.
Эш программасы кысаларында Азат Җиһаншин форумны ачу тантанасында катнашты. Чараны ачып, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга һәм кунакларга рәхмәт белдерде һәм быел Рәсәй Энергетика министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгы ярдәмендә чараның федераль статуска ия булуын билгеләп үтте.
“Ышанычлы энергия белән тәэмин итү - икътисад үсешенең нигезе. Без энергетикларыбызга рәхмәт белдерәбез. Аларның эшенә илнең иминлеге һәм үсеше, анда яшәүчеләрнең уңайлылыгы бәйле. Барыгызга да кызыклы дискуссияләр һәм нәтиҗәле эш телим”, - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Рәсәй Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев форумның ил эчендә дә, халыкара дәрәҗәдә дә әһәмияте үсүенә игътибар итте.
Рәсми өлештән соң кунаклар форум кысаларында оештырылган махсус күргәзмәдә булдылар. Экспозиция 8 мең квадрат метрдан артык мәйданны били һәм электр энергетикасы өлкәсендә заманча карарлар һәм эшләнмәләр тәкъдим иткән 110 компанияне берләштерә.