Экология министрлыгы барлык теләүчеләрне “ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре үткәрәчәк семинарларда катнашырга чакыра.
Катнашучылар судан файдалану шартнамәләрен, җир асты суларын чыгаруга лицензияләрне рәсмиләштерү, шулай ук лицензияләү өчен документлар пакетларын әзерләгәндә муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләрен караячак.
7 майда 11:30 сәгатьтә семинар Экология министрлыгының Ык буе идарәсе бинасында, түбәндәге адрес буенча узачак: Азнакай шәһәре Шоссейная урамы, 6 йорт.
7 майда 14:30 сәгатьтә семинар Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш Идарәсендә түбәндәге адрес буенча узачак: Әлмәт шәһәре, Әминов ур., 9а йорт.
Барлык теләүчеләрне дә катнашырга чакырабыз!
“ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе” ДБУ эшчәнлеге турында тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://geocentr.tatarstan.ru/ социаль челтәрләрдә: https://vk.com/public216941496, https://max.ru/id1660360139_gos