Яшь эшмәкәрләрне һәм экологларны “Планета – безнең байлыгыбыз” конкурсында катнашырга чакырабыз

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

2026 елның 19 маена кадәр “Планета - безнең байлыгыбыз” Бөтенрәсәй балалар һәм яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү ачык, ул “Экологик иминлек” милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Катнашуга 10 яшьтән 25 яшькә кадәрге актив яшьләр чакырыла.

Яшь экологлар һәм волонтерлар экологик эшмәкәрлек өлкәсендәге проектлар, иҗади эшләр, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен технологик инновацияләр идеяләре белән таныштыра, шулай ук экологик акцияләрне гамәлгә ашыруда волонтерлык тәҗрибәсе белән уртаклаша алалар.

Конкурс ике этапта уздырыла. Беренче турга заявкалар дистанцион рәвештә 19 майга кадәр кабул ителә. Икенче тур 19 июльдән 21 июльгә кадәр Мәскәүдә узачак.

Конкурсның нечкәлекләре белән рәсми сайтта танышырга мөмкин: https://nashe-dostoyanie.ru/planeta/2026.

Исегезгә төшерәбез, конкурс территориянең тотрыклы үсешенә, инновацион экологик технологияләргә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Оештыручысы - Мәскәү дәүләт педагогика университеты ярдәмендә “Безнең байлык” мәгълүмати-ресурс үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International