ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2025 ел
җомга

Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Лениногорскиның 5 нче балалар бакчасында «Республикабыз елгалары» дигән экология дәресен үткәрделәр.Балалар суның барлык тереклек өчен файдасы, су объектларына ни өчен сакчыл һәм ихтирамлы карарга кирәклеге, елга һәм күлләрнең кеше һәм табигать тормышында нинди роль уйнавы турында белделәр. 

Экология министрлыгының атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе тарафыннан  ел башыннан 1,5 миллионга якын үлчәү башкарылган: 1,489 миллионнан артык үлчәү, шул исәптән Казанда биш станция тарафыннан 481 меңнән артык үлчәү башкарылган.


27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО Евразия икътисадый комиссиясе белән берлектә «Яшел Евразия» халыкара климат конкурсын уздыра.

Казан инновацион университетының «Техносфера куркынычсызлыгы» юнәлеше буенча укучы студентлары экологик күзәтчелек белгечләре эше белән таныштылар һәм Министрлык эшчәнлеге турында белделәр.

Әлмәт районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары төзелеш калдыклары чүплеген таптылар. Хокук бозу очрагы Урсала микрорайоны янында билгеле булды.

1 апрельдән Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Экояз» республика конкурсы старт ала. Конкурс санитар-экологик икеайлык чорында экологик марафон форматында уздырыла. Быел «Экояз» Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Конкурс ел саен Чаллы мәктәп укучылары һәм студентлары өчен «Орион» яшьләр үзәгенең «Экоактивлар» экологик берләшмәләре үзәге инициативасы белән үткәрелә. Быел ул 35 ролик, 10 эко-әкият җыйган һәм 160тан артык катнашучыны берләштергән.

Әлмәт районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендә экологлар көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын таптылар. 

Россиядә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Бумбатл» макулатура җыю буенча экологик акция башланды. Быел акция яңа форматта уза – хәзер кәгазьне ел буе тапшырырга мөмкин.


25
март, 2025 ел
сишәмбе

Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе хезмәткәрләре, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре һәм «Поселок Водников» 7нче территориаль иҗтимагый идарәсе активистлары Чистай шәһәрендә «Чиста яр» акциясен үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International