Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары, «Зөя буйлары» табигать тыюлыгы белгечләре белән берлектә, МСТТ янындагы территориядә өмә оештырдылар.
Өмә барышында 5 гектардан артык чүп-чар җыелды. Экологлар хезмәттәшләре белән бергә Зөя елгасы ярын чистарттылар һәм В.Г. Ивашев исемендәге паркны тәртипкә китерделәр, ул табигать һәйкәле булып тора.