Советлар Союзы Герое М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясендә «Планетаны чистарак итәбез - бергә!» экологик акциясе узды. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе белгечләре, мәктәп укучылары һәм укытучылар уртак көч белән ике тоннага якын кәгазь җыйдылар.
Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторы Венера Мингалиева мондый инициативаның мөһимлеген ассызыклады: «Макулатура тапшыру – кирәкмәгән әйберләрдән котылу ысулы гына түгел. Бу уртак максат өчен берләшү, планетабызның киләчәге өчен табигать турында кайгыртырга өйрәнү мөмкинлеге дә».
Җыелган бөтен макулатура эшкәртү предприятиесенә юнәлдерелде. Тиздән иске дәфтәрләр һәм кулланылган кәгазь яңа картонга һәм экомамыкка әвереләчәк.
Мондый акцияләр халыкның һәм үсеп килүче буынның экологик культура дәрәҗәсен күтәрә, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.