Аксубай районы территориясен мониторинглау барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары полиэтилен төргәктәге рөхсәтсез чүплек таптылар. Ул Аксубай бистәсендә Сөлчә урамында 300 кв.м мәйданда урнаштырылган иде.
Экология министрлыгы инспекторлары Аксубай штп. башкарма комитеты адресына хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү юллады. Кабат урынга чыгу барышында экологлар чүплекнең бетерелгәнлеген ачыкладылар.