Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 2677 мөрәҗәгать кергән, аларның 2159 хәл ителгән инде.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1097 хәбәр килгән, 939 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 590 мөрәҗәгать һәм «ПОС» кире элемтә платформасында 51 мөрәҗәгать теркәлгән.
Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 1503 хәбәр (шуларның 939ы «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша килгән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына 366 тапкыр, суның сыйфатына 295 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 513 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, санитария икеайлыгы вакытында хокук бозуларны ачыкларга халык үзе ярдәм итте. 1 апрельдән 31 майга кадәр экологик кабул итү бүлмәсенә 1 601 мөрәҗәгать кергән. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 74% тан артыгы оператив рәвештә каралган һәм хәл ителгән.