ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Тиздән бөтен ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Идел аръягы идарәсе инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында Чүпрәле, Кайбыч һәм Тәтеш районнарын тикшерделәр. Нәтиҗәдә Кече Чынлы, Яңа Чүпрәле, Зур Кайбыч, Кошман авыллары һәм Тәтеш шәһәре территорияләрендә гомуми мәйданы 81 кв.м булган рөхсәтсез чүплекләр ачыкланды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта экология министры Александр Шадриков Татарстан Республикасында атмосфера һавасына антропоген йөкләнешне киметү чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык башланганнан бирле Татарстанда 268 законсыз чүплек ачыкланды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология министрының беренче урынбасары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә республиканың баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин хәбәр итте.

Бүген, санитар-экологик икеайлыкның барышы турындагы брифинг кысаларында, Александр Шадриков республикада яшәүчеләрне 26 апрельдә Казанда Каенлыкта узачак язның төп өмәсенә кушылырга чакырды.

Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары  С.А. Ларионов исемендәге Чирмешәннең 2нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен танып-белү экологик дәресе үткәрделәр.

 

Чистай шәһәре территориясен тикшерү барышында Идел-Кама идарәсе инспекторлары Маркин урамындагы контейнер мәйданчыгы янында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыкладылар. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 100 кв.м, күләме 1 куб.м.

 


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Татарстанның чиста урманнары» масштаблы табигатьне саклау акциясе старт алды.

1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 1382 мөрәҗәгать килгән, шуларның 873е хәл ителгән.

2022 елда Экология министрлыгы инспекторлары «Коммунсервис» МУП чистарту корылмаларыннан пычраткыч матдәләр арткан агынты суларны агызуны ачыкладылар. Нәтиҗәдә Актаныш районының Актаныш авылында инеш пычранган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International