Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятен тәмамлаучыларны котлыйбыз

2025 елның 28 июне, шимбә

Бүген балаларны көллиятне тәмамлаулары белән экология министрының беренче урынбасары котлады. 

Илнур Гобәйдуллин: «Сез мөһим һәм кирәкле һөнәр сайладыгыз — нефть химиясе, Татарстан һәм бөтен ил икътисады өчен стратегик тармак. Сезнең белем һәм күнекмәләрегез – уңышка ирешү ачкычы ул! Беркайчан да ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, үсегез һәм күбрәккә омтылыгыз!»

Мөгаллимнәргә аерым рәхмәт – нәкъ менә алар ярдәмендә көллият студентлары «Әйләнә-тирә мохитне саклау» һәм «ESG-проектлар белән идарә итү» юнәлешләрендә һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионатларында җиңеп чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International