Таныш булыгыз – Алена Топунова – яшь, энергияле һәм бик максатчан кыз, ул инде безнең команданың мөһим өлеше булырга өлгерде.
Аленага нибары 20, әмма ул инде Үзәк территориаль идарәнең махсуслаштырылган инспекциясе башлыгы урынбасары. Аның безнең Мминистрлыкта һөнәри юлы 2023 елның июнендә баш белгеч вазыйфасына килгәч башланды. Нибары ел ярым эчендә үзенең профессиональлеге, җаваплылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында Алена җитәкче урынбасары була алды.
Казанда туган, инглизчә иркен сөйләшә, китаплар ярата, чит ил классикасын укырга ярата, инглиз һәм төрек телләрен өйрәнә, психология белән мавыга. Эшендә аңа табигатькә якынрак булуы һәм һәрвакыт ярдәм итә һәм теләктәшлек белдерә торган командада эшләве ошый.
Хезмәттәшләре Аленаның искиткеч грамоталылыгын һәм аның югары һөнәри компетенциясен билгеләп үтәләр. Ул үз вазыйфаларын нәтиҗәле башкарып кына калмый, ә хезмәттәшләренә ярдәм итәргә дә әзер – ул бик ярдәмчел һәм игътибарлы.
2024 елда Аленаны Рәхмәт хаты белән Татарстан табигатен саклауга керткән өлешен билгеләп үттеләр.
Без Алена кебек яшь белгечләр белән горурланабыз, алар Министрлык эшенә яңа караш һәм энергия кертәләр. Нәкъ менә шундый максатчан, белемле һәм ярдәмчел профессионаллар Татарстанда уңай экологик үзгәрешләрнең этәргеч көченә әверелә!
Барлык яшь экологларны Яшьләр көне белән котлыйбыз һәм ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска телибез!