Экология министрлыгы коллективы күренекле галим һәм педагог Рушан Сабировның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша

2025 елның 29 июне, якшәмбе

Рушан Мирза улы, Казан университетының талантлы студентыннан алып танылган белгеч һәм җитәкчегә кадәр барып, гомерен биология һәм экологияне өйрәнүгә багышлады. Аның күпьеллык фәнни эшчәнлеге, шул исәптән Татарстан Экология министрлыгының Фәнни-техник советы составында да, нәтиҗәле педагогик эше, иҗтимагый һәм эксперт советларында актив катнашуы югары профессионализм һәм үз эшенә тугрылык үрнәге булды. 

Ул 10 елдан артык Министрлыкның фәнни-техник советы әгъзасы булып торды, берничә тапкыр ведомствоның төзелеш проектлары, Татарстанда аучылык ресурсларын аулау лимитларын нигезләү буенча дәүләт экология экспертизасының эксперт комиссияләрен җитәкләде.

Рушан Мирза улы тулы бер буын галимнәр һәм белгечләр тәрбияләде, аларның күбесе бүген экология фәненә һәм практикасына зур өлеш кертә. 

Без Рушан Мирза улының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, теләктәшлек белдерәбез. 

Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә һәм ул тормышка ашырырга ярдәм иткән экологик эшләрдә яшәячәк.

КИФУ матбугат хезмәте фотосы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International