2024 елның җәендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казандагы «Казанская Усадьба» коттедж поселогы территориясеннән агып төшүче суларны агызу турында мөрәҗәгать килде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары тиз арада урынга барып, кагыйдә бозу фактын теркәделәр: агып төшүче сулар торбадан һәм канализация люгыннан агызылган. Ташу мәйданы 40 кв.м тәшкил итә.
Тикшерү барышында белгечләр су һәм туфрак пробаларын алдылар. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре аммоний-ион, нитритлы азот, хлоридлар, сульфатлар һәм нефть продуктлары буенча рөхсәт ителә торган иң чик концентрацияләрнең артуын күрсәтте.
Экологлар тарафыннан әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләме 174 мең сум дәрәҗәсендә исәпләп чыгарылды. Хокук бозучы зыянны үз теләге белән каплаудан баш тартты, шуннан соң Министрлык Татарстан Республикасы Арбитраж судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.
Суд министрлык позициясен хуплады һәм хокук бозучыны зыянны тулы күләмдә түләргә мәҗбүр итте.