Экологлар командасы йөгерү буенча ярышларда катнашты

2025 елның 28 июне, шимбә

Бүген Казанда «Хезмәт резервлары» стадионында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының чираттагы этабы узды. 20 команда җиңел атлетика буенча ярышларда көч сынашты. 

Экологлар ел саен ярышларда актив катнаша. Бүген дә безнең команда лаеклы нәтиҗә күрсәтте һәм 14 нче урынны алды.

Яшьләр көнендә команданың төп өлеше яшь белгеч-экологлар булды. Министрлык намусын  

  мәгълүмати геологик ресурслар һәм геологик мохит мониторингы бүлеге башлыгы Альберт Гыйямов, документлар үтәлешен контрольдә тоту бүлегенең әйдәүче белгече Татьяна Игнатова, планлаштырылган эшчәнлекне бәяләү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Язилә Гыймалетдинова һәм каты файдалы казылмалар геологиясе бүлегенең әйдәүче белгече Илнар Садриев яклады. 

Спортчыларыбызга алдагы ярышларда уңышлар телик! Бары тик алга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International