Экология министры Александр Шадриков Нурлат районында укучыларны мәктәпне тәмамлаулары белән котлады

2025 елның 28 июне, шимбә

Бүген Нурлат районының Мәдәният сараенда иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр. Чыгарылыш укучыларына котлауларын ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев җиткерде. 

«Аттестат – ул зур тормыш билеты. Барысы да уңышлы килеп чыксын. Алга барыгыз, төгәл максатлар куегыз һәм ышаныгыз: ата-аналар һәм укытучылар сезне һәрвакыт хуплар», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков. 

Барлыгы 57 укучы отличник булган, шуларның 33е «Укудагы аерым уңышлар өчен» алтын медальләрен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International