Бузай һәм Олы Яке авылларында «Су басудан һәм башка тискәре йогынтылардан саклау һәм гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итү» федераль проекты кысаларында һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән күрсәтелгән торак пунктлар чикләрендәге буаларда ГТСларга капиталь ремонт ясалды.
Эшләр 2022-2024 елларда «Татмелиоводстрой» ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан башкарылды. Проект-смета документациясен әзерләүне һәм Федераль су ресурслары агентлыгы белән багланышларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы гамәлгә ашырды.
Бузай авылында өлешчә җимерелгән җир плотиналары, ике буадагы су ташлау һәм су җибәрү корылмалары ремонтланды. Проектның гомуми бәясе 42,46 млн.сум тәшкил итте, шуның 25,5 млн.сумы Росводресурсы тарафыннан һәм 17 млн.сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелде.
«Монда Луковское авылына илтүче иске юл бар иде. Без анда көтүлеккә терлек куа идек. Яз көне юлны су баса, узарга ярамый, бары тик урау юллар аша гына үтеп була иде. Бу юлны ясаулары белән хәзер кырларга йөрү һәм авылдашлар белән аралашу җиңеләйде. Безгә бу эштә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт!» – дип сөйли Бузай авылында яшәүче Илдар Гыймадиев.
Олы Яке авылында Петьялка елгасыннан ерак түгел урнашкан буада ГТСка капиталь ремонт ясалды. Эшләр барышында җир дамбасының гәүдәсе ныгытылган, су агызу торбалары алмаштырылган, кое һәм су агызу бикләре ремонтланган. Росводресурсы проектын гамәлгә ашыруга гомуми бәясе 36,7 млн.сум булганда 22 млн.сум юнәлдерелгән.
«Ремонттан соң әлеге объектлар быелгы сезонлы язгы ташуны уздылар инде һәм корылмаларның ышанычлылыгы һәм торак пунктларны һәм инфраструктура объектларын гарантияле яклау ягыннан башкарылган эшнең югары сыйфатлы булуын раслады», – дип билгеләде Росводресурсының Су хуҗалыгы программаларын планлаштыру һәм гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Василий Борисенко.
Башкарылган эшләр 600дән артык кеше яши торган 248 торак йортны, шулай ук балалар бакчасын, автомобиль юлларын, газүткәргечләрне, электрүткәргеч линияләрне һәм башка инфраструктура объектларын су басудан сакларга мөмкинлек биргән. Суларның тискәре йогынтысыннан булдырылмаган зыян 119,1 млн.сум дип бәяләнә.
«Гидротехник корылмаларның иминлеге мәсьәләләре Татарстан Республикасы Рәисе контролендә. Аның ярдәме белән соңгы 5 елда республика акчаларына 24 ГТС 487 млн.сумлык ремонт ясалды. Шулай ук соңгы 5 елда 34 ГТС Федераль су ресурслары агентлыгы ярдәме белән 615 млн сумнан артык, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән 366 млн сумнан артык, төбәк бюджетыннан 40-42% дәрәҗәсендә тиешле финанслау бәрабәренә ремонт ясалды. Бу гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итүгә һәм инфраструктураның мөһим объектларын саклауга җитди өлеш кертү», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Насретдинов.
Бузай һәм Олы Яке авылларындагы су объектлары янгынга каршы сулыклар сыйфатында, шулай ук рекреация максатларында файдаланыла һәм җирле халык арасында зур популярлык казана. Бу урыннар туристлар өчен аеруча кызыклы – төзекләндерелгән ГТС янәшәсендә «Домик у озера» һәм «Ягодная долина». глэмпинглары урнашкан.
Белешмә: Федераль су ресурслары агентлыгы ярдәме белән соңгы 5 елда (2020-2024 еллар) республика территориясендә 34 ГТС гомуми суммасы 615 млн.сумлык ремонт ясалган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 366 млн.сумнан артык, төбәк бюджетыннан 40-42% дәрәҗәсендә тиешле финанслау бәрабәренә.
Бер үк вакытта, республика халкының тормыш сыйфатын яклау һәм яхшырту буенча төп максатларга һәм бурычларга таянып, «Экологик иминлек» илкүләм проектының өстенлекләренә ярдәм йөзеннән республика бюджетыннан шулай ук ГТС иминлеген тәэмин итүгә һәм аларны капиталь ремонтлауга акча бүлеп бирелә.
Әйтик, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән узган 5 елда (2020-2025 еллар) 487 млн.сумнан артык суммага 24 ГТС капиталь ремонтланган.
Моннан тыш, җирле бюджетның экологик керемнәрдән алынган акчалары исәбенә муниципаль районнар ГТС карап тотуны, куркынычсызлык декларацияләрен һәм ГТСны капиталь ремонтлауга проект-смета документациясен эшләүне гамәлгә ашыра.