Казанның Идел буе районын мониторинглау кысаларында Үзәк идарә инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны теркәделәр. Тихорецкая урамында экологлар төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар.
Чүплекнең гомуми мәйданы 130 кв.м тәшкил итә.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе адресына мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы һәм калдыкларны рөхсәтсез җыю урынын тәртипкә китерү турында кисәтү җибәрелде.
Үтәлмәгән очракта хокук бозучыга карата дәгъва характерындагы чаралар кулланылачак.