Моңа кадәр Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буа районының Кыят авыл җирлегенә мониторинг кысаларында калдыклар белән эш итү өлешендә табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде. Кыят авылында экологлар санкцияләнмәгән чүплекне теркәделәр.
Хокук бозуның гомуми мәйданы 1350 кв.м, күләме 800 куб.м тәшкил итә.
Чүплекне бетерү район бюджетының экологик түләүләрдән кергән керемнәре хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелгән. Бүгенгә санкцияләнмәгән чүплекне бетерү эшләре төгәлләнгән, табигатьне саклау законнарын бозу бетерелгән.