Мамадыш районы территориясен тикшерү кысаларында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе белгечләре табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Мамадыш шәһәренең Ипподром тыкрыгында инспекторлар җитештерү һәм куллану калдыкларының рөхсәтсез ташлану урынын теркәделәр.
Законсыз чүплекнең мәйданы 52,5 кв.м тәшкил итә.
Мамадыш районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куеймау турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп белдерелде. Бүгенгә санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән.