Элегрәк Минзәләне мониторинглау кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары шәһәр территориясендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар иде. Кагыйдә бозуның гомуми мәйданы – 5 897 кв.м, күләме – 8 845 куб.м, ә өемнәрнең биеклеге 3 метрга кадәр җитә.
Экологлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгардылар. Зыян күләме 3 миллион 606 мең сум тәшкил итә.
Минзәлә районы башкарма комитетына кисәтү һәм дәгъва хаты җибәрелде. Ләкин зыян сумма түләнмичә калды.
Кама буе идарәсе Татарстан Республикасы Арбитраж судына мөрәҗәгать итте. Санкцияләнмәгән чүплекне бетерү таләбеннән соң, ике як та, эш буенча бәхәсне җайга салу һәм туктату максатларында, дөньяви килешү төзеделәр.
Чүплекне бетерү район бюджетының экологик түләүләрдән кергән керемнәре хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелгән. Хәзерге вакытта шәһәр территориясендә санкцияләнмәгән чүплекне бетерү эшләре тәмамланган.
Үткәрелгән чаралар барышында:
- территория тулысынча чистартылган;
- 5 000 нән артык үсенте утыртылган;
- 5 күзәтү камерасы урнаштырылган видеомониторинг системасы җәелдерелгән;
- кисәтү аншлаглары урнаштырылган.